• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты инновацион мәйданчыгы тәҗрибәсе остазлыкны оештыруның нәтиҗәле төбәк практикаларының Бөтенроссия марафонында тәкъдим ителде

2023 елның 5 һәм 6 апрелендә төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын һәм урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә остазлык оештыруның нәтиҗәле төбәк практикалары Бөтенроссия марафоны узды.

 

Чараны оештыручы – Россия Мәгариф министрлыгы академиясе.

Марафон спикерлары яшь һәм тәҗрибәле педагогларның, педагогик югары уку йортлары студентларының һәм профильле психологик-педагогик сыйныфларда белем алучыларның 150 дән артык кызыклы һәм перспективалы тәҗрибәсен, шулай ук остазларны укыту һәм методик тәэмин итү тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Бөтенроссия марафонында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проектын тәкъдим итте. 5 апрельдә күрсәтелгән роликта республикада гамәлгә ашырыла торган модель һәм остазлык юнәлеше күрсәтелде. Мәгарифне үстерү институты базасында төзелгән Россия Фәннәр академиясе инновацион мәйданчыгы тәҗрибәсе төбәктә остазлыкның билгеләнгән моделен гамәлгә кертү нигезенә салынган. Проект 2019 елдан «Челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасы» юнәлеше буенча гамәлгә ашырылды һәм 2022 елда уңышлы якланганнан соң, һөнәри камилләшү стратегияләрен проектлау нигезендә остазлык системасын үстерү өчен дәвамлы булды.

Ролик Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рәсми төркемендә https://vk.com/iro_116 һәм «Укытучы өчен видео-портал» каналында.урнаштырылган

Марафон хакында мәгълүмат һәм программа: https://nastavnik.apkpro.ru/