• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен Республика конкурсы

Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар өчен Республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

Конкурсның төп максаты – белем бирү учреждениеләренең талантлы яшь педагогларын ачыклау һәм аларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру, мәгариф өлкәсе яшь хезмәткәрләренең педагогик тәҗрибәсен тәкъдим итү һәм популярлаштыру, укытуга һәм тәрбия процессына уңай йогынты ясаган заманча инновацияле эшкәртмәләргә ярдәм итү.

Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик стажы 5 елга кадәр булган педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

Катнашу өчен 2019 елның 27 маена кадәр https://forms.gle/zoxZrSEN829zJX6j7 сылтамасы аша кереп гариза тутырырга һәм оештыру комитетының ormrkonkurs-2019@yandex.ru электрон адресына конкурс материалларын җибәрергә кирәк.

Барлык катнашучылар да конкурста катнашканлык турында сертификат алачак.

Килеп туган барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге җитәкчесе О.В. Мартьяновадан алырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 533-03-90, e-mail: ormrkonkurs-2019@yandex.ru