• Русский
  • Татарча

Дәүләт Советында Парламент дәресе – 2023 кысаларында узган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2023» кысаларында узган балалар рәсемнәре, иншалары һәм эсселары, мәктәп проектлары һәм видеороликлары республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профильле комитетлар рәисләре һәм парламент депутатлары котлады.

"Быел республика мәктәпләрендә парламент дәресе унбишенче тапкыр узды, һәм проект елдан - ел кызыклырак була бара", - дип басым ясады Юрий Камалтынов, тантананы ачып. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, педагогларга, укучыларга, депутатларга, проектта актив катнашкан, дәресләр оештырган һәм үткәргән, мәктәп укучылары белән очрашкан, конкурсларда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. "Кайвакыт дәресләрдә ул яшьтә безнең башка да килеп карамаган  сораулар бирәләр", - диде Юрий Камалтынов.

Укучыларга мөрәҗәгать итеп, парламент башлыгы урынбасары парламент дәресләре аларга күп яңалыклар белергә, фикер алышуларда һәм дебатларда катнашырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. "Парламент дәресләре мәктәпләрдә патриотик тәрбия, Туган илгә хөрмәт һәм мәхәббәт үстерү өчен сукмак сала», - диде ул, укытучыларга мөрәҗәгать итеп, - ә проект үзе елдае-ел аудиториясен киңәйтә, мәктәп укучыларын һәм педагогларны күбрәк җәлеп итә бара".

Быел Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Без – Россия гражданнары» Парламент дәресе республиканың барлык мәктәпләрендә 1 февральдән 18 февральгә кадәр арада узды. Проект кысаларында ел саен укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурсы уза. Бу юлы ул ун номинациядә узды.

Рәсемнәр, сочинениеләр, эсселар, мәгълүмати роликлар һәм мәктәп проектлары конкурсларының республика этабында республиканың гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныфларыннан 455 укучы катнашты, 86 педагог конкурска дәресләрнең һәм дәрестән тыш чараларның методик эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Юрий Камалтынов тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына, сыйныфтан тыш эш педагогларына, парламент дәресен үткәрү буенча иң яхшы методик эшләнмәләр авторларына бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында-муниципаль һәм республика предмет олимпиадалары җиңүчеләренең һәм призерларының остазлары, сәләтле балалар белән эшләү өчен методик кулланмалар һәм программалар авторлары бар иде.

Башлангыч мәктәп укучылары арасында балалар рәсемнәре конкурсында иң яшь катнашучыларга бүләкләрне ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов тапшырды. "Мәктәп укучылары парламент дәресләрендә алган мәгълүматны бүтән беркайдан да укып булмый, һәм бу проектның уникальлеге, - дип билгеләп үтте ул, - депутатлардан укучылар законнарның кайда һәм ничек барлыкка килүен беләчәкләр, еш кына мондый дәресләрдә республиканың законнар чыгаруының башлангычында торган парламентарийлар катнаша".

Рәмис Мөзипов быел туган телләрдә күп кенә әсәрләр тәкъдим ителүен аерым ассызыклады. Алар арасында рус, татар, чуаш, мари, удмурт, таҗик, әрмән һәм эрзә телләрендәге хезмәтләр бар. 173 милләт вәкилләре яшәгән күпмилләтле Татарстан өчен бу аеруча мөһим.

Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе, парламент дәресләрен оештыру һәм үткәрү буенча эшче төркем җитәкчесе Римма Ратникова 5-6 сыйныф укучылары арасында «Минем гаиләм традицияләре» номинациясендә сочинениеләр конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.  "Дәүләт Советында балалар тавышлары яңгыраганда бик  күңелдә шатлык туа", - диде ул. Римма Ратникова искәрткәнчә, проект башланганда, тарих дәреслекләрендә закон чыгаручылар турында мәгълүмат булмаган да диярлек, ә булган контент еш кына бик бәхәсле булган. "Ел саен уздырылган 15 дәрестә (проект тарихында) без законнар чыгару һәм гражданлык, сайлауларда катнашуның мөһимлеге һәм актив гражданлык позициясе турында күп темалар күтәрдек, - дип билгеләп үтте депутат, - парламентарийлар өчен бу мәктәпләрдә булу мөмкинлеге. Парламент дәресләренә без зур мәгънә салабыз һәм яшь гражданнарыбызның патриотлар булып үсүен телибез.

"Бүген залда акыллы, талантлы, битараф булмаган кешеләр җыелды, - дип мөрәҗәгать итте конкурсларда җиңүчеләргә Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, Федерация Советының Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ольга  Хохлова. Сез кече Ватаныгызны гына түгел, ә бөтен күпмилләтле Россиябезнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнәсез.

"Парламент дәресе – 2023"  кысаларында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. 

Парламент дәресе Дәүләт Советының, республика Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый мәдәниятен һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Фотогалерея: