• Русский
  • Татарча

«Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 26-27 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференция «Һөнәри камилләштерү стратегиясен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы, «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлегендә үткәрелә.
Конференциянең максаты: учреждениеләргә, оешмаларга, методистларга, педагогларга мәктәпләрдә, югары уку йортларында, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү системасында остазлык эшчәнлеге стратегияләрен һәм технологияләрен сайлауда, сәләтле һәм мотивацияле яшьләр, шулай ук укуда кыенлыклары булган укучылар белән эшләгәндә ярдәм күрсәтү.

Конференциянең бурычлары:
- мәгариф хезмәткәрләренең фәнни һәм педагогик хезмәттәшлеген ныгыту;
- тупланган мәгълүмат, тәҗрибә һәм идеяләр белән үзара алмашу, әле ачылмаган проблемаларны эзләү һәм аларны бергәләп хәл итү;
- конференциядә катнашучыларның мәгариф өлкәсендәге фәннең яңа казанышлары турында мәгълүматлылыгын арттыру;
- конференциядә катнашучыларның педагогик остазлык өлкәсендәге практик казанышларын күрсәтү;
- яңа профессиональ элемтәләр урнаштыру;
- яшь белгечләргә тәҗрибә тапшыру өлкәсендә, шул исәптән цифрлы һәм проект технологияләрен үзләштерү өлкәсендә педагогларның һөнәри күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
- укытучыларны педагог-остазлар тарафыннан фәнни-методик тәэмин итүнең  модельләрен ачыклау һәм фикер алышу

Конференциядә катнашу өчен мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар; Россия Федерациясе субъектларының Мәгарифне үстерү институтлары галимнәре һәм белгечләре чакырыла.
Гаризалар, мәкаләләр 2023 елның 18 октябренә кадәр кабул ителә.
Материалларны теркәү һәм йөкләү өчен сылтама: https://forms.gle/4VDPguR5nGDr5RwM7 
Конференция турында нигезләмә: https://disk.yandex.ru/i/_fnTR8UsGq2Eaw 

 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты