• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмасының тьюторлык тәэмин итү коралы буларак проблемалы сессия

 

6 сентябрьдә Татарстан Респуликасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре Казан шәһәре Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик командасы өчен проблемалы сессия үткәрде.

Әлеге чара «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» проекты буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылды.

 

Татарстан Респуликасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге тренерлары 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актуаль проблемаларын аның җитәкче һәм педагогик коллективы белән анализлау процессын интерактив формада модельләштерделәр, аларны хәл итү буенча идеяләрне нәтиҗәле генерацияләү өчен шартлар тудырдылар. Сессиядә катнашучыларның үзара эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен тренерлар команда төзелеше элементларын кулландылар.

Сессия нәтиҗәсендә катнашучылар тарафыннан формалаштырылган белем бирү оешмасының кеше капиталы һәм аның эчке процессларының потенциаль үсеше векторлары барлыкка килде.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: