• Русский
  • Татарча

Аспирантурага керүчеләр өчен махсус дисциплина буенча кереш сынавы уңышлы тәмамланды

 

2023 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 5.8.1 Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча аспирантурага керү өчен махсус дисциплина буенча кереш сынавы узды. Имтиханны ректор Л.Н. Ногманова рәислегендәге комиссия кабул итте.

 

Махсус дисциплина буенча кереш сынавының максаты-теоретик белемнәр дәрәҗәсен һәм фәнни тикшеренүләр башкаруга укырга керүченең һөнәри әзерлеген билгеләү. Бу кереш сынавы керүчеләр исемлеген рейтинглауда өстенлекле булып тора.

Кабул итү сынавын тапшыру дәрәҗәсе югары булып чыкты, барлык катнашучылар куелган бурычларны бик яхшы үтәделәр һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Аспирантурага керүчеләрне сынауны уңышлы тапшырулары белән котлыйбыз һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә алга таба да уңышлар телибез!

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: