• Русский
  • Татарча

«Яңартылган ФДББС шартларында белем бирү сыйфатын күтәрүдә компетентлы алымның роле»

Әлеге исем астында 2023 елның 12-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институт «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» Федераль белем бирү марафоны кысаларында Бөтенроссия фәнни – гамәли конференция үткәрде.

Конференциянең максаты: җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү өлкәсендә перспективалы һәм актуаль юнәлешләр турында фикер алышу. Пленар утырышта спикерлар сыйфатында ФДББС федераль эшләүчеләре һәм педагогларны яңа белем бирү стандартларына өйрәтү процессын гамәлгә ашыручы төбәк операторлары чыгыш ясады:

  1. Россия мәгариф академиясе Мәгарифне үстерү стратегиясе институтының Белем бирү сыйфатын бәяләү үзәге мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Ковалева Галина Сергеевна, «Россия мәгарифендә заманча өстенлекләр – XXI гасыр күнекмәләре».
  2. Россия мәгариф академиясе Мәгарифне үстерү стратегиясе институтының Фәнни-белем бирү эшчәнлеге идарәсе башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент  Логвинова Ирина Михайловна (чыгыш язмасы), «Федераль төп гомуми белем бирү программалары – бердәм белем бирү киңлеген саклау һәм үстерү механизмы».
  3. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү сыйфатын дәүләт тикшерүе бүлеге башлыгы Урмеева Альбина Сәфәргали кызы, «Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру механизмнары».
  4. Орловск өлкәсе Мәгарифне үстерү институты директоры, педагогика фәннәре кандидаты Патронова Ирина Александровна, «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре. Белем бирү сыйфатын арттыру ресурсы буларак федераль дәүләт белем бирү стандартлары».
  5. Белгород өлкәсе Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Пастюк Ольга Владимировна, «Белем бирү мөмкинлекләре һәм сыйфаты гарантиясе киңлеген булдыруның кирәкле шарты буларак цифрлы белем бирү мохите: төбәк аспекты».
  6. Мәскәү Психология-социаль университетының Гомуми һәм махсус педагогика кафедрасы профессоры, «Мозаичный парк» нәшриятының инновацион мәйданчыгы фәнни җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы Тимофеева Лилия Львовна, «Укучыларның функциональ грамоталылыгын Формалаштыру: гамәлдә компетентлы караш».   

Конференция катнаш форматта узды, анда Россия Федерациясенең 12 субъектыннан мәгариф өлкәсендә 400дән артык белгеч катнашты.

Конференциянең пленар өлеше спикерларының докладлары презентацияләре:

https://disk.yandex.ru/d/gGz5hZKVu2GQ0Q
 #ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: