• Русский
  • Татарча

Казанда «Минем иң яхшы дәресем» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды

2023 елның 21 октябрендә Казан шәһәре Яңа Савин районы 179 нчы гимназиясе базасында «Минем иң яхшы дәресем» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды.

Бөтенроссия конкурсы белем бирү сыйфатын күтәрү, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, заманча инновацион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү һәм тарату, иҗади педагогларга ярдәм итү һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү, белем бирү процессын фәнни-методик тәэмин итүне камилләштерү һәм заманча мәктәптә профильле белем бирүне үстерү максатларында үткәрелә.

Эш дүрт юнәлештә оештырылган: башлангыч мәктәп, гуманитар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү, табигый-фәнни белем бирү. Конкурс Татарстан Республикасының 10 шәһәреннән һәм 16 районыннан катнашучыларны берләштерде. Катнашучыларның эшләрен бәяләү буенча жюри составына фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдинова рәислегендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты профессор-укытучылар составы вәкилләре керде.

119 укытучы, тәрбияче, өстәмә белем бирү педагоглары профессиональ берләшмәдә үзләренең иң яхшы идеяләре белән уртаклаша алдылар, аралашу һәм иҗат итүгә зур шатлык алдылар.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурсның Бөтенроссия этабында уңышлы чыгыш ясауларын телибез!