• Русский
  • Татарча

Татарстан мәктәп укучылары онлайн рәвештә «Россия Көньяк диңгезләр төбәгендә» турында белә ала

Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, укучылар онлайн рәвештә «Россия Көньяк диңгезләр төбәгендә» белем бирү-агарту проекты материаллары белән таныша ала. Рус ачышлары эзләре буенча (6+). Ул 1803−1806 еллардагы Беренче рус дөнья буйлап йөзүенең 220 еллыгына әзерләнгән.

Иван Крузенштерн җитәкчелегендәге экспедицияне әһәмиятлелеге буенча кешенең космоска чыгуы белән чагыштырып була, дип билгеләп үттеләр Миклухо-Маклай исемендәге Фондта – проект авторларының берсе. Экспедиция Россиягә дөнья океанына юл ача һәм картография, гидрография, климатология, география, океанография, ботаника һәм этнография өлкәсендә рус фәнни тикшеренүләренә һәм ачышларына нигез сала.

XIX-XXI гасырларның Ватан сәяхәтчеләренә багышланган мәктәп тарих һәм география курслары өчен электрон иллюстрацияле басма РФА галимнәре катнашында төзелгән. Материаллар укучыларга дөньякүләм күзаллауны үстерергә, тарих һәм география өлкәсендә белемнәрне тирәнәйтергә, Россиянең планетабызны өйрәнүгә керткән тарихи өлешен ышанычлы итеп күрсәтергә ярдәм итәчәк. Проектның бурычлары арасында — буыннар дәвамлылыгын һәм бәйләнешен саклау, патриотик тәрбия бирү.

 

Проектның төп билгеләнгән аудиториясе дип авторлар урта мәктәп укучыларын саныйлар. Электрон җыентыктан алынган мәгълүмат укучыларның мөстәкыйль эшләве һәм проект эшчәнлеге өчен, шулай ук балаларга өстәмә белем бирү процессында педагоглар тарафыннан кулланылырга мөмкин.

Проект Миклухо-Маклай исемендәге фонд тарафыннан РФА Фәннәр Академиясенең Көньяк-Тыныч океан төбәген өйрәнү үзәге һәм Президент грантлары Фонды ярдәме белән әзерләнгән. Проект материаллары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

 
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча