• Русский
  • Татарча

«Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү һәм укыту» һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашыру

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2024 елга дәүләт йөкләмәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәләре буенча бюджет нигезендә «Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү һәм укыту» юнәлеше (белгечлеге) буенча һөнәри яңадан әзерләүгә кабул ителгән педагогик хезмәткәрләр укый башладылар.

Уку программасы 330 сәгатькә исәпләнгән, уку дәвамлылыгы — 2024 елның 19 февраленнән 7 декабренә кадәр. Укыту формасы көндезге — читтән торып.
Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан икенче сессия үткәрелде (2024 елның 1-18 апреле).

Казан шәһәре Идел буе районының 97 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе стажировка мәйданчыгында тыңлаучыларга аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар белән эшләүнең нәтиҗәле ысулларын үзләштергән тәҗрибәле педагогларның фронталь дәресләр һәм шәхси дәресләр алып баруларын күрү өчен уникаль мөмкинлек бирелде.

«Әкият» балалар үзәге белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында, «Әкият» инклюзив иҗади лабораториясенең стажировка мәйданчыгында әкият терапиясе буенча семинар-тренинг узды.

Семинар-тренинг үз эченә аутистик спектрда тайпылышлары булган белән эшләү буенча методик үзәк җитәкчесе фәлсәфә фәннәре кандидаты Герасимова Марианна Юрьевнаның "Валеологик эстетика методологиясе нигезендә Зинкевич-Евстигнеева методикасы буенча төсле диагностика" темасына лекция-практикумын һәм педагог-психолог, әкият терапевты "В.С.Е.ВМЕСТЕ" инклюзив иҗат клубы җитәкчесе Фролова Ирина Александровна "Өстәлдәге әкиятләр" мастер-классын берләштерде.

Семинар-тренинг кысаларында тыңлаучылар "Әкият" инклюзив иҗади лабораториясе эшчәнлеге белән таныштылар, аутистик спектрда тайпылышлар булган балалар белән терапия максатларында әкият белән эшләү ысуллары турында белделәр, шулай ук үз-үзеңне диагностикалауның кыйммәтле күнекмәләрен алдылар (Зинкевич-Евстигнеева буенча).
Мастер - класста тыңлаучылар үзләренең иҗади потенциалын искиткеч әкият хикәяләре булдыру аша ача алдылар, шулай ук практикада әкият терапиясен әкият белән эшләү формаларының берсе аша сынап карадылар.

 

 

Фотогалерея: