
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышында 2024/25 елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Министр шулай ук Татарстанда милли мәгариф системасына кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.
«Республикада яшәүче халыкларның телләрен үстерү һәм милли балансын саклау максатларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм ТР башка телләрен саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. 2024/25 уку елында республикада белем бирү 5 телдә оештырылган иде. Туган тел һәм әдәбият өлкәсендә 8 тел укытылды.
Һадиуллин хәзерге вакытта «Адымнар» полилингваль белем бирү комплекслары челтәре уңышлы эшләве турында сөйләде. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр эшләү дәвам итә. Бүгенге көндә 86 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән.
Мәгариф һәм фән министры мәгариф системасындагы яңалыкларны да билгеләп үтте.
«1 сентябрьдән тарих дәресләре кысаларында 5-7 сыйныфларда аерым модуль булып безнең төбәк тарихы укытылачак. Татарстан әлеге дәреслекләрне әзерләү буенча сынау проектына кертелгән 32 төбәк арасында иде. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты, Казан федераль университеты галимнәре белән берлектә 5-7 сыйныфлар өчен укыту-методик комплектлары эшләнде. Хәзерге вакытта алар федераль экспертизада. Министрлык боерыгы нигезендә татарлар тупланып яши торган төбәкләргә республика муниципалитетлары беркетелгән», – диде ул.
Министрның әйтүенә караганда, чит илләр һәм регионнар белән багланышлар җайга салынган.
«Россия төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә урнашкан татар мәгариф үзәкләренә даими методик ярдәм күрсәтелә. Узган ел татарча белем бирү көннәре Свердловск, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм Беларусь Республикасында оештырылган иде. Бу чара тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды», – диде ул.
Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2434110.htm