8 декабрь, 2025 - 14:25

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында «ВАКО» нәшриятының яңа басмалары күргәзмәсе эшли.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгәннәр:
- 5-9 сыйныф өчен рус теле, әдәбияты, инглиз теле, математика, биология, география, химия, физика буенча дәрес эшләнмәләре;
- 5-9 сыйныф өчен рус теле, тарих, математика, алгебра, геометрия, биология, география, химия буенча контроль-үлчәү материаллары.



