«Балаларга өстәмә белем бирү системасында иҗади һәм иҗтимагый берләшмә буларак фольклор коллективы» II педагогик укулар
2021 елның 3 ноябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесендә «Балаларга өстәмә белем бирү системасында иҗат һәм иҗтимагый берләшмә буларак фольклор коллектив» (алга таба – Укулар) II педагогик укулар узды. Укуларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары, шулай ук Россия Федерациясе субъектларыннан, Удмуртия Республикасыннан һәм Марий Эл Республикасыннан педагоглар катнашты.




 
 









