• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Белем бирү сыйфаты: проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасына вебинар

3

2020 елның 29 маеннан 1 июненә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү сыйфаты түбән һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында «Балык Бистәсе 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында «Белем бирү сыйфаты: проблемалар һәм аларны чишү юллары» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар

27

2020 елның 5 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф идарәсе теориясе һәм практикасы кафедрасы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар форматында семинар үткәрә.

Тема: «Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль проблемалары: белем бирү нәтиҗәләрен контрольдә тоту»
Модератор: ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты И.Р. Идрисов.

«Белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең нигезе буларак, укыту-тәрбия процессын грамоталы оештыру» вебинары

8

2020 елның 1 июненнән 4 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда “Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, Сарман Республикасының “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе” белән берлектә, «Белем бирү сыйфатын күтәрүнең нигезе буларак уку-тәрбия процессын грамоталы оештыру» темасы буенча вебинар үткәрелде.

ТР Алексеевск муниципаль районы методистлары, муниципаль һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен онлайн-режимда семинар



07

2020 елның 4 июнендә методистлар, ТР Алексеевск муниципаль районының район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен «Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын камилләштерү: район һәм мәктәп җитәкчеләренең эшен планлаштыру һәм аналитик эшчәнлеген формалаштыру; мәктәптә методик эшне оештыру» темасы буенча дәүләт биреме кысаларында «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең методик эшен үстерү бүлеге тарафыннан онлайн-режимда семинар үткәрелде.

«Һәр укучыга карата белем бирү нәтиҗәләрен педагогик фаразлау өлкәсендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру» вебинары

123

2020 елның 04 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе укыту нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысасында «Һәр укучыга карата белем бирү нәтиҗәләрен педагогик фаразлау өлкәсендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру» проблемасы буенча вебинар үткәрде.

«Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары» вебинары

321

2020 елның 2-4 июнендә белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм «Мәгарифне үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары» темасына вебинар узды.
Вебинарда Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 16 педагогик хезмәткәре катнашты.

Башлангыч белем бирү учреждениеләре педагогларының квалификациясен күтәрү программасын тормышка ашыру

888

2020 елның 03 июнендә башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча «Башлангыч мәктәптә заманча цифрлы белем бирү мохите» темасына өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын дистанцион форматта укыту тәмамланды.
27 башлангыч сыйныф укытучысы дистанцион квалификация күтәрү курсларын уңышлы үтте.
Курсларның кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы.

Яр Чаллы шәһәренең «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе» педагоглары өчен семинар

5

2020 елның 02-03 июнендә «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең укыту нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Мәгариф сыйфаты белән идарә итү кораллары буларак хәзерге заман технологияләре» темасына онлайн-режимда кыска вакытлы чара уздырылды.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының педагогик хезмәткәрләре өчен вариатив чаралар узды

123

2020 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыру, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, «Лениногорск шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында вариатив чаралар узды.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларга белем бирүнең психологик-педагогик аспектлары» вебинары

4

2020 елның 2-3 июнендә “Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, уку нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрү буенча “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларга белем бирүнең психологик-педагогик аспектлары» темасына вебинар узды.

Pages