Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган мәдәни-белем бирү очрашулары циклының ачылышы
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музее Россия Федерациясендә Россия халыкларының мәдәни мирас елын уздыру кысаларында «Сәнгать» предметы өлкәсе педагоглары өчен мәдәни-белем бирү вакыйгалары циклын ачтылар.
2022 елның 26 гыйнварында онлайн режимда Институтта педагоглар һәм музей җәмгыяте вәкилләре очрашуы булды.












