«Мәктәптә белем сыйфаты. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» вебинары
![]() |
2020 елның 19-22 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, Балтач районының Салавыч күппрофильле лицее базасында «Мәгариф системасында сыйфатны бәяләүдә заманча алымнар» темасына вебинар үткәрде. |
---|