Цифрлы технологияләр буенча мәктәп тьюторларына һәм гомуми белем бирү оешмалары педагогларына ярдәм итү өчен семинар
|
2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасы чараларын һәм «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында педагогларга һәм мәктәп тьюторларына цифрлы технологияләр буенча ярдәм итү өчен «Белем бирү нәтиҗәләренең сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану: нәтиҗәле практикалар» темасына гамәли-юнәлешле семинар (вебинар) үткәрде. |
|---|








