 |
«Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Мәгариф оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәли яктан тормышка ашыру: дәрес һәм белем бирү эшчәнлеге» республика конкурсы башлануы турында игълан итә.
Конкурсның төп максаты - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, педагогик хезмәткәрләр эшенең инновацион тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату, белем бирү процессын фәнни-методик тәэмин итүне камилләштерү.
|