«Балаларны һәм яшүсмерләрне социальләштерүне психологик-педагогик озата баруның заманча технологияләре» вебинар-конференциясе
|
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе уздырган онлайн-чаралар циклы кысаларында 2020 елның 10 апрелендә педагогик хезмәткәрләргә фәнни-методик ярдәм күрсәтү буенча «Балаларны һәм яшүсмерләрне социальләштерүне психологик-педагогик озатып баруның заманча технологияләре» дигән вебинар-конференциясе үткәрелде. Вебинар-конференция эшендә Татарстан Республикасының 60 педагогик хезмәткәре катнашты. |
---|