|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
![]() |
Күргәзмәдә түбәндәге предметлар буенча уку китаплары тәкъдим ителгән: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, рус теле, математика. “Вита-Пресс” нәшриятының күргәзмәдә тәкъдим ителгән уку китаплары исемлеге. |
---|
![]() |
Кадерле хезмәттәшләр! Бу – Җир йөзенә тынычлык әйләнеп кайткан, кешелек дөньясы тарихында иң дәһшәтле сугыш тәмамланган көн. Җиргә килгән һәр яз безне шатлыклы һәм күз яшьле бу бәйрәм көненнән ерагайта барса да, ул Ватаныбыз өчен аеруча зур тарихи әһәмияткә ия. Без барлык каһарманнар алдында баш иябез, аларга тирән ихтирамыбызны ирештерәбез һәм аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Аларның каһаманлыгы, батырлыгы нәтиҗәсендә без бүген ирекле илдә тормыш кичерәбез һәм аның киләчәге, балаларыбызның киләчәк язмышы өчен ышанычыбыз нык. |
---|
![]() |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елга Дәүләт биременә һәм йөкләмәләренә тәңгәл китереп, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ике актуаль юнәлеш – “Француз теле. Икенче чит тел”, “Немец теле. Икенче чит тел” буенча бюджет нигезендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра. |
---|
![]() |
Татарстан Республикасының Терроризмга каршы көрәш комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан расланган Татарстан Республикасында Терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышының 2017 елның 7 октябрендәге Беркетмәсенең 9.2 пунктына тәңгәл китереп, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2019 елның 16–30 апрелендә мәгариф оешмаларының терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча җаваплы 260 вазифаи заты өчен укулар үткәрде. |
---|
![]() |
Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар өчен Республика конкурсы башлануы турында игълан итә. |
---|
![]() |
29 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2019 елга Дәүләт биреме кысаларында Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында “Мәктәп китапханәләрен һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү Концепциясен гамәлгә ашыру (шәһәр мәгариф оешмасы шартларында)” темасына түгәрәк өстәл үткәрде. |
---|
![]() |
С 25.02.19 по 07.12.19г. 2019 елның 25 февраленнән алып 7 декабернә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТРның мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт биремен һәм йөкләмәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренннән 25 педагогик хезмәткәрне җыеп, “Югары белем базасында мәгариф системасында гамәли психология” программасы буенча педагогика хезмәткәрләрен һөнәри яктан яңадан әзерләү өчен бюджет нигезендә укулар үткәрә. |
---|
![]() |
Кадерле хезмәттәшләр! “Минем һөнәрем – остаз” остазлык практикалары Төбәкара конкурсының оештыру комитеты бәйгенең читтән торып этабын үткәрү һәм конкурска материаллар кабул итү вакытының 2019 елның 1 июненә кадәр озайтылуы турында хәбәр итә. |
---|
![]() |
2019 елның 20 – 23 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан “Мәктәп килештерү хезмәтен оештыру” өстәмә һөнәри белем программасы буенча белем күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде. Курсларда Татарстан Республикасының Апас муниципаль районыннан 51 педагог катнашты. |
---|