Татарстан Республикасы композиторлары белән иҗади очрашулар
| «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан композиторлары белән ачык иҗади очрашулар циклы үткәрә. Темасы «Россия композиторлар мәктәбендә яңа тенденцияләр» дип аталган беренче чара булып «Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең композиция һәм музыка теориясе кафедрасы доценты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры резиденты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмир Низамов белән әңгәмә үткәреләчәк. |
|---|





