Татарстан Республикасында «Ел укытучысы», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» конкурсларының җиңүчеләре билгеле булды
![]() |
2019 елның 15 мартында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Казан шәһәре 2 нче интернат-лицееның биология укытучысы Наил Мирсәетов «Татарстанның ел укытучысы–2019» һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе булды. Ул моңа кадәр «Казан шәһәренең ел укытучысы–2019» исеменә лаек булган иде. |
|---|










