«Киләчәк укытучысы» проекты
«Киләчәк укытучысы» проекты
![]() |
Бергәләп эшли белгән һәм үз эшләрендә заманча тәҗрибәләр кулланырга әзер укытучылар командаларына ярдәм итү һәм аларны таныту буенча бөтенроссия конкурсы. |
|---|
|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
«Киләчәк укытучысы» проекты
![]() |
Бергәләп эшли белгән һәм үз эшләрендә заманча тәҗрибәләр кулланырга әзер укытучылар командаларына ярдәм итү һәм аларны таныту буенча бөтенроссия конкурсы. |
|---|
![]() |
2019 елның 1 октябреннән алып 14 декабрьгә кадәр "Хәзерге заман мәгариф менеджменты" дип исемләнгән өстәмә һөнәри белемне күтәрү һөнәри мәгариф программасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен укыту оештырылды (куратор - мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов И.А.) Программа күләме: 300 сәгать. |
|---|
![]() |
2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгариф системасында тарихи-мәдәни объект буларак халык костюмын өйрәнү» темасына түгәрәк өстәл үткәрә, аның кысаларында төрле дәрәҗә мәгариф учреждениеләренең белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда халык костюмын өйрәнү мәсьәләләре каралачак; мәгариф һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре практикасында халык костюмын куллану тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк; матди мәдәният объекты буларак халык костюмын өйрәнгәндә мәгариф системасында комплекслы якын килү принциплары эшләнеләчәк. |
|---|
|
|
2020 елның 21 гыйнварында рус теле укытучылары өчен «Рус теленнән олимпиада биремнәре спецификасы һәм россиякүләм олимпиаданың төбәк этабына әзерлек үзенчәлекләре» семинары узачак, аның кысаларында тел белеме бүлекләре нигезендә олимпиада биремнәре классификациясе; олимпиада эшләрен тикшерү һәм бәяләү системасы һәм башка актуаль мәсьәләләр каралачак. |
|---|
![]() |
2019 елның 9 декабреннән 13 декабренә кадәр Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты «Бүгенге шартларда мәгариф оешмасы белән идарә итү теориясе һәм практикасы (вазыйфага керешү)» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе вазыйфасына кадрлар резервын укытуны үткәрде. Укуларны 50 кеше узды. |
|---|
«Минем ил - минем Россия»
![]() |
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты 2019-2020 елларда Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлтелгән яшьләр авторлык проектларының һәм мәгариф өлкәсендәге проектларның "Минем ил - минем Россия" XVII Бөтенроссия конкурсын уздыру турында хәбәр итә. |
|---|
![]() |
2019 елның 13 декабрендә чит телләр укытучыларының «Заманча мәктәпнең полилингваль мохите» республика форумы булды. Казан шәһәре округларының, Яр Чаллының, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының иң яхшы педагог хезмәткәрләре мәктәптә чит телле мәгарифне модернизацияләүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. |
|---|
«Югары педагогика мәктәбе: Укытучы, Тәрбияче, Остаз» III Халыкара белем бирү сессиясе – 2019
![]() |
2019 елның 12-13 декабрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе (З.И. Җамалетдинова, КДиНОО, К.Ш. Шәрифҗанова педагогика, психология һәм андрогогика кафедрасы мөдире) хезмәткәрләре «Педагогиканың югары мәктәбе: Укытучы, тәрбияче, Остаз» - III Халыкара белем бирү сессиясендә катнаштылар, ул Орехово-Зуево шәһәренең Дәүләт гуманитар-технология университеты базасында узды. |
|---|
![]() |
2019 елның 12 нче декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан рус теле укытучылары өчен ТР Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авылында урнашкан 1 нче номерлы Иске Чүпрәле гомуми белем бирү учреждениесендә "Укучыларны ГИА форматларына әзерләүнең актуаль мәсьәләләре" темасына күчмә белем бирү семинары үткәрелде. |
|---|
![]() |
2019 елның 7 октябреннән 1 ноябрьгә кадәр ТР Мәгарифне үстерү институты төбәкара инновацион мәйданчыкка беркетелүгә гаризалар кабул ителде. Барлыгы 741 педагог беркетелде, аларның 63-е - мәгариф учреждениеләреннән коллектив гаризалар. 2019 елның 15 нче ноябреннән башлап ТР Мәгарифне үстерү институты төбәкара инновацион мәйданчына беркетелгән педагоглар белән эш башланды. |
|---|