• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Белем дөньясында» Х республика конференциясе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең 2022 елның 27 декабрендәге РК 7/2022 номерлы карарын үтәү кысаларында, педагогик хезмәткәрләр һәм идарәче кадрларның һөнәри осталыгын үстерүне һәм квалификациясен күтәрүне өзлексез адреслы фәнни-методик тәэмин итү өлешендә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре, 2023 елның 17 мартында Яр Чаллы шәһәренең 44 мәктәбе базасында ел саен уздырыла торган  «Белем дөньясында» тикшеренү һәм проект эшләре конференциясен оештырдылар һәм уздырдылар.

Сыйныф җитәкчелеге (кураторлык) өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр марафоны

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе 2023 елның 22 февраленнән 30 маена кадәр сыйныф җитәкчелеге (кураторлык) өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр марафонын үткәрә.

Сайлап алу этабы кысаларында 22 февральдән 5 мартка кадәр марафонга бөтен ил педагогларыннан 2 меңнән артык гариза килгән.

«Заманча дәрес: планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү практикасы» республика семинары

2023 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт йөкләмәсе нигезендә Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Русское слово» нәшрияты белән берлектә башлангыч гомуми белем бирү өчен «Заманча дәрес: планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү практикасы» семинарын үткәрде. Семинар Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы базасында узды.

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар

Татарстан Республикасы муниципаль белем бирү системалары гомуми белем бирү оешмаларының белем бирү сыйфатын күтәрү буенча юл карталарын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү интитуты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы 2 нче номерлы Балык Бистәсе урта мәктәбе базасында «Башлангыч мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле практикалары» семинарын уздырды (куратор Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү интитуты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Төбәкара фәнни-гамәли конференция

18 мартта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты И. Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты һәм Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә «Заманча белем бирү шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак мәктәп белән югары уку йортының үзара бәйләнеше» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Робототехника һәм сызым буенча «Технология» федераль инновацион мәйданчыгы семинары

2023 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында федераль инновацион мәйданчыгының «Технология» предмет өлкәсенең модульле принцип, яңартылган эчтәлеген гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ сынап карау программасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында чаралар планы нигезендә  Түбән Кама муниципаль районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Технология предметы буенча модульле алымны гамәлгә ашыру: «Робототехника» һәм «Компьютер графикасы. Сызым»  республика көндезге семинар-практикумы узды.

«Балаларны һәм яшьләрне тәэмин итү өчен остазлык эшчәнлеге инструментлары» онлайн-интенсивы

2023 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Казан ачык талантлар университеты 2.0» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Балалар һәм яшьләрне тәэмин итү өчен остазлык эшчәнлеге инструментлары» онлайн-интенсивын үткәрде. Чара Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгының «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Яшь галимнәр өчен остазлык

Россиядә 2023 елда яшь галимнәр өчен махсус фәнни остазлык программасы эшли башлаячак.
Фәнни остазлык бурычлары арасында: фәнни мохиттә башлангыч тикшеренүчеләрне адаптацияләү, яшь галимнәр советлары тарафыннан студентларның фәнни берләшмәләренә консультация, эксперт һәм башка төр ярдәм күрсәтү, яшь галимнең тулы канлы эше өчен шартлар тудыру.

Һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты

Россиядә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты һәм Югары технологияләр чемпионаты чараларының төбәк этабы башланды. Анда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары һәм студентлары катнашачак. Ярышлар программасы һәр төбәк өчен 248 актуаль һәм кирәкле компетенция буенча уза.

Башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында яңартылган ФДББС гамәлгә кертү эшен методик тәэмин итүне гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 14 мартында башлангыч сыйныф укытучыларының, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Яңартылган ФДББС шартларында заманча дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек» темасы буенча республика семинарын уздырды.

 

Pages