Рус музее белән ачык лекция
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Дәүләт Рус музее белгечләренең «Сәнгать» фән өлкәсе педагоглары өчен ачык лекциясе үткәрелде.
2025 елның 12 февралендә институтта онлайн режимда педагогларның профессор, педагогика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Борис Андреевич Столяров белән очрашуы булды.












