Югары уку йортларында инженерлык белгечлекләре абитуриентлар арасында иң кирәклеләре исемлегенә керде
Югары уку йортларына гаризаларны 1,3 миллионнан артык абитуриент тапшырган, яртысыннан күбрәге «Югары уку йортына онлайн укырга керү» суперсервисыннан файдаланган. Укырга керүчеләр арасында иң популяр биш юнәлешнең өчесе инженерлык өлкәсенә карый. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте, аның сүзләрен РФ Хөкүмәтенең Телеграм-каналы ирештергән.











