|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2024 елның 21 мартында «Башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» дип аталган башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды (куратор Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).
2024 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында 1 нче Балык Бистәсе гимназиясе базасында «Педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга ярдәм итүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы узды.
2024 елның 19 мартында «Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча белем алучы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 30 директоры Казан шәһәре Вахитов районы 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең стажировка мәйданчыгында эшләде.
2024 елның 27 мартында Казан шәһәре Вахитов районы 5 нче лицее мәйданчыгында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы ЦБР Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы Милли банкы бүлекчәсе белән берлектә «Финанс грамоталылыгы: тәҗрибә, проблемалар, яңа чакырулар» чираттагы фәнни-гамәли конференция үткәрә.