• Русский
  • Татарча

Анонслар һәм яңалыклар

«Мәктәп мәгълүмат-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен (авыл белем бирү оешмасы шартларында) гамәлгә ашыру» республика түгәрәк өстәле

2024 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «Сферум» платформасында видео-конференц-элемтә режимында «Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен гамәлгә ашыру (авыл белем бирү оешмасы шартларында)» республика түгәрәк өстәле үткәрелде.

«Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары» консалтинг семинарлары циклыннан республика семинары

2024 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты чаралары планы нигезендә дәүләт йөкләмәсе, «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары» консалтинг семинарлары циклыннан республика семинары узды.

Олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында грантка конкурс игълан ителә

2024 елның 27 маеннан 13 июненә кадәр «Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгәне өчен (туган) татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү» грантына конкурс узачак.

Рәсемнәр конкурсында беренче катнашучылар призлар алдылар

Кичә, 2024 елның 20 маенда Лаешның Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә «Мин рәсем ясарга яратам» Республика балалар рәсеме конкурсында беренче катнашучыларны бүләкләү булды.

Бүләкләрне Лаеш мәктәп-интернаты укучыларына конкурсны оештыручы Владимир Андреев тапшырды.

«Алтын лекция» халыкара онлайн агарту проектын гамәлгә ашыру

      Хөрмәтле хезмәттәшләр!
2024 елда БДБ илләре - катнашучыларының педагогик кадрларын әзерләү буенча база оешмасы булган МПГУ Иҗтимагый советының эш планы нигезендә бердәмлекнең партнер - югары уку йортларының профессор-укытучылар составының «Алтын лекция» халыкара агарту онлайн проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. БДБ илләренең әйдәп баручы педагогик югары уку йортлары әлеге проектта катнашулары турында расладылар. Тулырак мәгълүмат ЕАПУ сайтында урнаштырылган: http://euapu.ru/

 

Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен түгәрәк өстәл

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы
2024 елның 23 маенда «Гаилә һәм балалар бакчасы: үзара хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре» темасына республика түгәрәк өстәле үткәрә.

Җамалетдин Бикташи исемендәге I Республика фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең туган якны өйрәнү конференциясе кысаларында «Гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү шартларында тәрбия киңлегенең бердәм эчтәлеге» семинары

2024 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Кукмара шәһәренең «Галактика» балалар иҗаты үзәге» ярдәме белән Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Мамашир урта мәктәбендә Җамалетдин Бикташи исемендәге I Республика фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең туган якны өйрәнү конференциясе узды.

 

Казанда XXI Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды

2024 елның 17 маенда Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXI республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды. Проект «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар, чишелешләр, идарә итү практикасы» республика конференциясен уңышлы тәмамлау

2024 елның 16-17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе органнары вәкилләрен, Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен һәм педагогик хезмәткәрләрен, шулай ук Россия Федерациясенең башка төбәкләрен җыйган «Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар, чишелешләр, идарә итү практикасы» семинары узды.

 

Pages