Гыйльми совет утырышы
2024 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды, анда Гыйльми совет әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, мактаулы остазлар катнашты.
Утырышны ректор Л. Н. Ногманова ачты, ул көн тәртибен расларга тәкъдим итте һәм «2024 елның беренче яртыеллыгында дәүләт йөкләмәсен үтәү барышы турында» доклады белән чыгыш ясау өчен сүзне Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л. П. Шәмсетдиновага тапшырды.