«Универсаль дизайн чаралары белән логопедик практикада махсус белем бирү мохитен оештыру» темасына квалификация күтәрү
2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Универсаль дизайн чаралары белән логопедик практикада махсус белем бирү мохитен оештыру» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (квалификация күтәрү программасы кураторы – Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы).












