«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының финалы турында.
2023 елның 27 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Россия мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» профессиональ конкурсының финалы узды. «Мәгариф флагманнары» проекты Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Мәгариф» милли проектының «һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.