Башлангыч сыйныфлар укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында
2024 елның 12 ноябреннән 21 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасы нигезендә дәрестән һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» темасына педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы - Мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасыннан Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).












