|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2023 елның 13 февраленнән 17 февраленә кадәр Татарстан Республикасында Россия Фәннәр академиясенең «Тигез мөмкинлекләр балачагы» Коррекцион педагогика институты атналыгы уза. Беренче көн атналык ачылышында яңгыраган якларның (Татарстан Республикасы һәм Россия Фәннәр академиясе Коррекцион педагогика институты ) үзара хезмәттәшлеге буенча стратегик максатлар һәм бурычлар куюга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 21 февралендә математика укытучылары өчен 144 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы, ТР фән комиссиясенең җаваплы белгече О.Н. Троицкая катнашында «Укучыларны 2023 елда «Математика» предметы буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең актуаль проблемалары» республика вебинарын үткәрә.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 14 февралендә физика укытучылары өчен «Казан шәһәренең Вахитов районы 131 нче лицееның югары квалификация категорияле физика укытучысы, Татарстан Республикасы фән комиссиясенең җаваплы белгече Ю.В. Синцова катнашында «Физика» предметы буенча укучыларны 2023 елның төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең актуаль проблемалары» республика семинарын үткәрә.
Вебинар 13.00 сәгатьтә башлана.
С 13 по 17 февраля в Татарстане пройдет Неделя Института коррекционной педагогики под названием «Детство равных возможностей».
ИКП РАО является единственным научно-исследовательским учреждением, осуществляющим фундаментальные и прикладные научные исследования в сфере коррекционной педагогики и специальной психологии (дефектологии) в России.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 13 февралендә физика укытучылары өчен «Экзамен» нәшриятының әйдәп баручы методисты Н.Н. Лукиенко катнашында «Тормыш өчен өйрәнәбез: физика дәресләрендә функциональ грамоталылык формалаштыру» республика вебинарын үткәрә.
Вебинар 14.00 сәгатьтә башлана.
2023 елның 8 февралендә «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: бәяләү, механизмнар, технологияләр» өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укыту тәмамланды. Татарстан Республикасының 23 педагогик хезмәткәре белем алды.
9 февральдә «Адымнар» полилингваль комплексы базасында Россия мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты директоры вазифаларын башкаручы, педагогика фәннәре кандидаты Татьяна Суханова катнашында «Гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре» республика инструктив-методик семинар-киңәшмәсе узды.