Россиядә Остазлар көне барлыкка киләчәк
Россия Президентының Остазлар көнен билгеләү турындагы Указы проекты әзерләнгән, аны 2 мартта – Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның туган көнендә (1823) билгеләп үтү планлаштырыла.
Указ проектына аңлатма язуында датаны билгеләү шулай ук 2018 елның 2 мартында РФ Президентының «Остазлык өчен» аерымлык билгесен гамәлгә кую турында» Указына кул кую көненә туры китерелгәнлеге ачыклана.












