• Русский
  • Татарча

ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Tatar

«Башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» программасы буенча укулар тәмамланды

2024 елның 08 февралендә «Башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

«Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасы шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» программасы буенча мәктәпкәчә белем бирү педагогларын укытуны тәмамлау турында

2024 елның 30 гыйнварыннан 08 февраленә кадәр Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасы шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды (программа кураторы – өлкән укытучы Мифтахетдинова Н. Р.).

«Фәнни потенциал–XXI» Республика фәнни-гамәли конференциясе

2024 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә «Фәнни потенциал-XXI» V Республика фәнни–гамәли конференциясен үткәрде. Конференция Советлар Союзы герое Ханҗин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Сарман гимназиясе базасында дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, көндезге-читтән торып форматта үткәрелде.

«Россия Ел тәрбиячесе-2024»

1 февральдән Татарстан Республикасында «Россия Ел тәрбиячесе-2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының зона этабы старт алды.
Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: «Ел тәрбиячесе» һәм «Тәрбия һәм укыту туган телдә булган төркем тәрбиячесе».
Зона турында конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар - республиканың 138 педагогы катнаша.

«2024 елда «Физика» фәненнән төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханына укучыларны әзерләүнең актуаль проблемалары» республика семинары

2024 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 21 декабрендәге под - 2321/23 номерлы боерыгы белән расланган 2024 елга дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирүне проектлау кафедрасы физика укытучылары өчен «2024 елда физика фәненнән төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына укучыларны әзерләүнең актуаль проблемалары» дип аталган республика семинары үткәрде.

 

«Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлекләре» темасына квалификация күтәрү

2024 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлегенең үзенчәлеге» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды, квалификация күтәрү программасы кураторы – Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы.

«Тренер остаханәсендә» ачык очрашу-семинары

 

2023 елдан Татарстан Мәгарифне үстерү институтында шәхси, идарә һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү буенча тренинглар эшләү һәм үткәрүгә багышланган "Тренер остаханәсе" эшли башлады.

«Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру, мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы таләпләрен исәпкә алып: тәрбия аспекты» программасы буенча укуны тәмамлау турында

2024 елның 23 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләрен «Федераль белем бирү программа таләпләрен исәпкә алып, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру: тәрбия аспекты» өстәмә һөнәри программасы буенча укыту үткәрелде (куратор –  доцент,психология фәннәре кандидаты С.Н.Башинова).

2023 елның икенче яртыеллыгы өчен яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында 2023 елның икенче яртыеллыгында алынган китаплар күргәзмәсе уза.

Педагогика, дидактика буенча уку әсбаплары; мәктәпкәчә белем бирү өчен уку-методик әсбаплар һәм эшләнмәләр; логопедия дәресләре (сценарийлар, практикумнар, уен комплектлары), шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен дә материаллар тәкъдим ителгән.

«Мигрант балалар белән эшләүнең оештыру-педагогик аспектлары: түбән белем бирү нәтиҗәләрен профилактикалау һәм булдырмау» темасына вебинар

2024 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Алгоритм» технология лицее белән берлектә Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында мигрант балаларның адаптация проблемасына багышланган вебинар үткәрелде.

Pages

Subscribe to RSS - ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты