• Русский
  • Татарча

ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Tatar

«Мәгарифне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча иң яхшы практикаларны тәкъдим итү» Республика мәгълүмати-методик семинары

2024 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадетлар мәктәп-интернаты базасында Саба районы җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен «Мәгарифне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча иң яхшы практикаларны тәкъдим итү» Республика мәгълүмати-методик семинарын үткәрде.

«Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты кысаларында мәктәп директоры өстәл китабының басма версиясе өстендә эш тәмамланды

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәктәп директоры өстәл китабының басма версиясе өстендә эшне тәмамлады. Китап Мәгарифне үстерү стратегиясе институты һәм ведомство карамагындагы оешмалар белән берлектә «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты кысаларында эшләнгән.

«Тормыш иминлеге нигезләре» уку предметы буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы

«Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча белем бирү процессын оештыруда һәм гамәлгә ашыруда алдынгы тәҗрибәне ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату, шулай ук «Тормыш иминлеге нигезләре» курсын оештыручы-укытучының абруен күтәрү максатларында бу атнада «Тормыш иминлеге нигезләре» уку предметы буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы старт алды.

«Казан шәһәренең Ел укытучысы – 2024» конкурсы «Педагогик дебют» номинациясендә

2024 елның 17 гыйнварында «Педагогик дебют» номинациясендә «Казан шәһәренең Ел укытучысы – 2024» конкурсы педагоглары арасында конкурс сынауларының беренче туры тәмамланды. Конкурста өч елдан да артык стажы булмаган белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.

 

«Милли Мәгариф» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Милли Мәгариф» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе уза.

Укучыларны төп дәүләт имтиханына, 2024 елга гуманитар һәм табигый-фәнни юнәлештәге мәктәп фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханына әзерләү өчен уку-гамәли әсбаплар, шулай ук 7-9 сыйныфлар өчен физика һәм химия буенча модульле триактив-курслар тәкъдим ителде.

«Милли мәгариф» нәшрияты әдәбияты исемлеге

"Казан шәһәренең Ел укытучысы – 2024" шәһәр конкурсы

2024 елның 16 гыйнварында "Казан шәһәренең Ел укытучысы – 2024" шәһәр конкурсы старт алды. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р. Шәмсетдинова, Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Л. Г. Гыйләҗева, Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты З. И. Җамалетдинова жюри составында "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә эшлиләр.

«XXI гасыр мәгарифне үстерү тенденцияләре: мәгарифтә белем бирү, үсеш һәм тәрбия функцияләренең бердәмлеген тәэмин итү» V Республика фәнни-гамәли конференциясе

2024 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә «XXI гасыр мәгарифне үстерү тенденцияләре: мәгарифтә белем бирү, үсеш һәм тәрбия функцияләренең бердәмлеген тәэмин итү» V Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

«Заманча белем бирү: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елга 4 нче саны басылып чыкты

«Заманча белем бирү: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елга 4 нче саны басылып чыкты

Мәкаләләр белән сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/

«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендә авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Федерациясендә 2025 елга кадәрге чорга тәрбияне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә 2024 елның 9 гыйнварыннан 29 февраленә кадәр «Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендәге авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсын үткәрә.

Хезмәт коллективының гомуми җыелышы

 

2023 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының хезмәт коллективының гомуми җыелышы узды. Көн тәртибендә бер сорау бар иде – Гыйльми советка сайлаулар.

Pages

Subscribe to RSS - ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты