Мәктәп музейлары мөдирләре өчен укыту семинарлары циклы
2024 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Татарстан Республикасында кече Ватан мәдәнияте» проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәп музейлары мөдирләре өчен «Мәктәп музее: норматив-хокукый нигезләр һәм аны булдыру методикасы» темасына укыту семинары үткәрде.