• Русский
  • Татарча

ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Tatar

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының зона этабы

2024 елның 1-19 февралендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының зона этабы узды. 

Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле төркемнәре укучылары арасында татар теле буенча укучыларның республика олимпиадасы

2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле төркемнәре укучылары арасында татар теле буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Олимпиадада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең гомуми белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныф укучылары катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында киңәшмә

2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында түбән белем бирү нәтиҗәләренә ия гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм мәгариф бүлекләре белгечләре белән түбән нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләр белән эшләү өчен җаваплы булган киңәшмә узды.

«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү пространствосы» программасы буенча укуның тәмамлануы турында

2024 елның 15 февралендә башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү пространствосы» өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын (куратор - Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы өлкән укытучысы) укыту тәмамланды.

«Мәктәп китапханәчесе һөнәри эшчәнлеген оештыруга интеграцияләнгән алымнар» квалификация күтәрү программасы буенча укыту

2024 елның 5 февраленнән 15 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «Мәктәп китапханәчесе һөнәри эшчәнлеген оештыруга интеграцияләнгән алымнар» темасына квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

 

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2024 елның 06 февраленнән 15 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасы нигезендә дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» дип аталган педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды: (кураторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).

«Ачык сыйныф» кысаларында вебинар

2024 елның 9 февралендә «Тәрбия программасын гамәлгә ашыру шартларында ата-аналар белән эшне оештыру. Эффектив идарә итү практикасы» темасына вебинар уздырылды. 
Вебинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы Людмила Николаевна Ногманова мөрәҗәгать итте.

Россия мәгариф академиясенең остазлык буенча инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру: 41 нче мәктәпнең педагогик коллективы белән очрашу

2024 елның 9 февралендә Казанда Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик коллективы белән стратегик очрашу узды. Чара Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.

«Мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар» программасы буенча укуны тәмамлау турында

2024 елның 29 гыйнварыннан 9 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләрен «Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар» квалификациясен күтәрү программасы буенча укыту үткәрелде (куратор – доцент, педагогика фәннәре кандидаты Р.И. Латыйпова) 

«АКТУАЛЬ ПЕДАГОГИКА» журналында басылырга чакырабыз

Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «АКТУАЛЬ ПЕДАГОГИКА» фәнни-популяр журналы редакциясе Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган рус һәм татар телләрендәге тематик санның яңа чыгарылышын әзерли.

Pages

Subscribe to RSS - ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты