• Русский
  • Татарча

ОстазЕлы2023

Undefined

«Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты: гамәлгә ашыру мөмкинлекләре һәм механизмнары» өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты: гамәлгә ашыру мөмкинлекләре һәм механизмнары»  өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырыла. Программа көндезге-читтән торып уку форматында гамәлгә ашырыла, программаның күләме – 36 сәгать.

Яхшы традицияне дәвам итеп

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, яхшы традицияне дәвам итеп, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре Лисичанск шефлыгы астындагы балаларга бүләкләр әзерләделәр.

Кызыклы аждаһа куелган кием тартмаларына салынган тәм-томнар белем бирү оешмаларына республикабызның тугандаш шәһәре яшьләренә тапшырылачак.

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

 

2023 елның 12 декабрендә «Якын һәм ерак чит илләрдән качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр гаиләләреннән укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүне тәэмин итү» темасына вебинар узды.

«Казанның музыкаль елъязмасы» мәктәп музейлары фестивале

 

2023 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Вахитов районы М.А. Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә офф - һәм онлайн режимда «Казанның музыкаль елъязмасы» мәктәп музейлары фестивале кысаларында очрашу үткәрде.

«Край родной, навек любимый» төбәкара әдәби конкурсы нәтиҗәләре

2023 елның 20 сентябреннән 5 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 19 сентябрендәге 398 нче номерлы боерыгы нигезендә «Край родной, навек любимый» төбәкара әдәби конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан, Россия Федерациясенең Ростов һәм Ленинград өлкәләреннән укучы һәм педагогик хезмәткәрләр катнашты.

 «Гомуми белем бирү оешмасында ФДББС гамәлгә ашыру: дәрес һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге» дәрес конспектлары һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге методик эшләнмәләре республика конкурсы нәтиҗәләре турында

Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
«Гомуми белем бирү оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру: дәрес һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге» дәрес конспектлары һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге методик эшләнмәләре республика конкурсына йомгак ясалды (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 3 октябрендәге 418 номерлы боерыгы).

«Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» республика конкурсына йомгак ясалды

«Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» республика конкурсына йомгак ясалды.

Әлеге критерийлар буенча конкурс эшләнмәләрен рәсмиләштерүгә җитди һәм җаваплы караган сайт авторларына рәхмәт белдерәбез.

 

«Интеллект-Центр» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Интеллект-Центр» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе уза.

Күргәзмәдә Бөтенроссия тикшерү эшләренә (рус теле) һәм Бердәм дәүләт имтиханына (стереометрия, математика, тарих) әзерлек буенча уку әсбаплары, 8-14 яшьлек балалар өчен мәгънәле уку әсбаплары, интеллектуаль уеннар һәм күңел ачулар, инженер сыйныфлары өчен алгебра буенча дидактик материаллар, шәхси проектны үтәү буенча биремнәр белән дәфтәр-тренажер тәкъдим ителде.

«Интеллект-Центр» нәшрияты әдәбият исемлеге

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының финалы турында.

2023 елның 27 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Россия мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» профессиональ конкурсының финалы узды. «Мәгариф флагманнары» проекты Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Мәгариф» милли проектының «һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Халык музыкаль уеннары аша балаларны татар, рус халык йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру» республика семинарында катнашты.

Pages

Subscribe to RSS - ОстазЕлы2023