• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Яңа чакырулар - цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» Бөтенроссия форумы

13 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Яңа чакырулар - цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» Бөтенроссия форумы узды, анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова һәм һөнәри белем бирү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

«Укытучының һөнәри үсешен фәнни-методик тәэмин итүне оештыру һәм аның эчтәлеге»Татарстан Республикасы муниципаль районнарының педагог хезмәткәрләре өчен республика семинары

2022 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен педагогларның һөнәри үсешен үстерү буенча фәнни-методик эшне камилләштерүнең актуаль юнәлешләре белән таныштыру максатында Татарстан Республикасы муниципаль районы педагогик хезмәткәрләре өчен «Укытучының һөнәри үсешен фәнни-методик тәэмин итүне оештыру һәм аның эчтәлеге» республика семинарын үткәрде.

«Җамал Вәлиди исемендәге укулар» педагогик хезмәткәрләрнең II төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе

2022 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, Апас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә, бөек татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист, татар иҗтимагый фикере тарихчысы Җамал Вәлидигә 135 яшь тулуга багышланган II төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрделәр.

«Предметларны татар телендә укыту: традицияләр һәм заманчалык» республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе белән берлектә Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының «Предметларны татар телендә укыту: традицияләр һәм заманчалык» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрделәр.

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча укыту тәмамланды

2022 елның 19 сентябреннән 10 декабренә кадәр Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укыту үткәрелде. Программа кураторлары – Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы мөдире Сахнова И.А., Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты Смирнов И.А., Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы өлкән укытучысы Корнева С.Н.

Рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим - 2022» VI республика һөнәри осталык конкурсы

2022 елның 8 декабрендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим – 2022» VI Республика һөнәри осталык конкурсы булды. Жюри составында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре: Татар теле кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Р. Р. һәм Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Мифтахетдинова Н. Р. эшләде.

«Нәтиҗәле грантка дәгъва кылу: мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен навигатор» өстәмә һөнәри программа буенча укытуны тәмамлау турында

2022 елның 5 декабреннән 9 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати-аналитик бүлеге Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы белән берлектә «Нәтиҗәле грантка дәгъва кылу: мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен навигатор» мәктәпкәчә белем бирү оешалары җитәкчеләре өчен укыту оештырды.

«Мозаика-Синтез» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Мозаика-Синтез» нәшрияты яңа китапларының күргәзмәсе уза. Балалар бакчасында социаль-коммуникатив үсеш, музыка тәрбиясе һәм рәсем эшчәнлеге буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнү, физик үсеш (сәламәтләндерү гимнастикасы, физкультура дәресләре планнары); сөйләмне үстерү буенча конспектлар, предметлы һәм социаль тирәлек белән танышу, ясле төркемнәрендә элементар математик күзаллаулар формалаштыру буенча методик ярдәмлекләр тәкъдим ителгән.

«Детское чтение – расширяем границы» республика конкурсы йомгаклары

«Детское чтение – расширяем границы» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Татарстан Республикасы муниципаль районнарының, шулай ук Кемеров өлкәсе - Кузбасс һәм Ханты-Мансийск автономияле округы - Юграның төрле типтагы белем бирү оешмалары укучылары, ата-аналар, педагоглар һәм китапханә хезмәткәрләре, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.

«Гуманитар белем һәм рухи иминлек» IX Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 9 һәм 10 декабрендә Чечен дәүләт педагогика университеты «Гуманитар белем һәм рухи куркынычсызлык» IX Халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция Zoom платформасында узачак.  

Pages