• Русский
  • Татарча

Анонслар һәм яңалыклар

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларының квалификациясен күтәрү курслары

2023 елның 8 февралендә «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: бәяләү, механизмнар, технологияләр» өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укыту тәмамланды. Татарстан Республикасының 23 педагогик хезмәткәре белем алды.

Мәгарифне үстерү институты вәкилләре «Гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре» республика инструктив-методик семинар-киңәшмәсендә катнаштылар

9 февральдә «Адымнар» полилингваль комплексы базасында Россия мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты директоры вазифаларын башкаручы, педагогика фәннәре кандидаты Татьяна Суханова катнашында «Гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре» республика инструктив-методик семинар-киңәшмәсе узды.

С. С. Кравцовның «Суверен милли белем бирү системасының үсеше турында» лекциясе

Суверен милли белем бирү системасы – бу төшенчә нәрсәне аңлата? Аның мәгънәсе нинди? Бу уңайдан Россия Мәгариф министрлыгы нинди үсеш векторларын билгеләде һәм нинди адымнар инде ясала?

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар

3 февраля 2023 года в актовом зале Института развития образования состоялся вебинар по теме «Проведение мероприятий, направленных на формирование у обучающихся позитивного отношения к профессионально-трудовой деятельности. Оказание родителями помощи ребенку в осознанном выборе будущей профессии».

Яр Чаллыда «Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы

2023 елның 11-12 февралендә тәрбияләнүчеләре тәүлек әйләнәсе гомуми белем бирү оешмаларында булган Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының тәрбиячеләре өчен чираттагы «Киләчәк» («Будущее») форумы була. Бу юлы шәхси һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү чарасы Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернат базасында узачак. Форум программасында уңышлы эшмәкәрләр һәм тәҗрибәле педагоглар чыгышлары, шулай ук тренинглар, түгәрәк өстәл форматында нәтиҗәле аралашу һәм гамәли дәресләр үткәрү планлаштырыла. 

«Фәнни потенциал-XХI» IV республика фәнни-гамәли конференциясе

2023елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә «Фәнни потенциал-XXI» IV республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

«Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри әзерлек программасы буенча Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү системасының укытучыларын, мастерларын укыту турында

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2023 елга бюджет нигезендә «Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри әзерлек программасы буенча Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү системасының укытучыларын, мастерларын укыту башланды.

14 февральдә Татарстанда Педагог һәм остаз елына старт биреләчәк

2023 елның 14 февралендә КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елының ачылыш тантанасы була.

Pages