|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
25 августтан 15 сентябрьгә кадәр Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре педагоглары өчен системалы һәм критик фикерләү, команда эше, Һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык, үз-үзеңне үстерү мотивациясе өлкәсендә компетенцияләрен үстерү максатыннан көндезге уку модулен гамәлгә ашырдылар.
2022 елның 11 маеннан 14 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан 270 сәгать күләмендә "Туган (татар) теле һәм әдәбияты" фән өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы" белгечлеге буенча белем бирү оешмалары укытучыларын һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырыла.
2022 елның 27-28 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирүдә остазлык: хәзерге заман теориясе һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция эшендә Россия Федерациясеннән белем бирү өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар һәм белгечләр катнашачак.
13-15 сентябрьдә «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы - 2022» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы кысаларында педагоглар «Методик остаханә» , «Дәрес» бәйге сынауларында үзләренең үсеп килүче буынны кыйммәтле ориентирлар һәм белем бирүне үстерүнең заманча социаль-мәдәни тенденцияләре нигезендә өйрәтә һәм тәрбияли белүләрен күрсәттеләр.
2022 елның 16 сентябрендә 16:00 сәгатьтә «ЯКласс» цифрлы белем бирү үзәге директор урынбасарларын, методик берләшмәләр җитәкчеләрен һәм мәктәп укытучыларын «Подготовка к ВПР 2022: доступное решение от «ЯКласс» бөтенроссия семинарына чакыра.
Теркәлү һәм катнашу өчен сылтама: https://www.yaklass.ru/info/events/metod-webinars/2022/09/web160922-16-m...
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2022 елның 14 сентябрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларда дислексия, дисграфия һәм дизорфографияне профилактикалау һәм төзәтү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасында дислексияне, дисграфияне һәм дизорфографияне профилактикалау һәм коррекцияләү буенча чаралар планын үтәү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.