|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Педагогик остазлык: белем бирү интенсивы» (72 сәгать) квалификациясе күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа үтәлде. Билгеләнгән аудитория: төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы җитәкчеләр, педагогик хезмәткәрләр, мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре, муниципаль методик хезмәтләр методистлары (белгечләре).
2023 елның 4 - 17 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан «Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» квалификация күтәрү буенча республика гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту үткәрелде. Укуларны 21 кеше узды.
2023 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координацион совет эшчәнлеге планы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Башлангыч мәктәптә уку предметларын укыту эчтәлеген һәм методикаларын яңарту» семинарын оештырды һәм үткәрде.
2023 елның 20 февралендә Балачакның унъеллыгы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Русское слово» нәшрияты белән берлектә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шәле балалар бакчасында «Беренче адымнар» инновацион программасы» мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен республика семинарын уздырды.