Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы эксперт советы составында уңышлы эш өчен рәхмәт хаты
15 февральдә Казан (Идел буе) федераль университетында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар илнең иң зур югары уку йортын үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» республика Законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектын карадылар.










