«Педагогик дизайн принциплары буенча традицион кыйммәтләр нигезендә дәресләр һәм тәрбия чараларын проектлау» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды
2025 елның 4-13 февралендә Тәрбия һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе тарафыннан (программаны эшләүче һәм куратор – Шәехов М. Р.) тәрбия процессында катнашучы педагоглар өчен квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды. Төркемдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре, методистлар, педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары һәм сыйныф җитәкчеләре укыды.