Татарстан Республикасы «Остазлар Лигасы» таныклыкларын тапшыру
2025 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәренең «Ресурс» 146 лицее белән берлектә белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен «Практикалар – практикларга» гамәли юнәлешле стажировка оештырды һәм уздырды. Стажировка «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының «Остазлар Лигасы» кысаларында оештырылды, аның составына остаз мәктәпләр (лидер мәктәпләр) керә.