• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Остазлар компетенциясен үстерү үзәгендә хезмәткәрләр өчен укыту чарасы узды

2024 елның 01 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Остазлар компетенцияләрен үстерү үзәгендә мөһим укыту чарасы узды. Аның максаты  — белгечләрне педагогларның күзәтүчеләр сыйфатында һөнәри компетенцияләре дәрәҗәсенә диагностика үткәрүгә әзерләү.

Педагоглар өчен акчалата бүләкләр белән «Мои горизонты» конкурсы башлана

Россия укытучылары өчен 2024 елның 5 ноябрендә «Киләчәккә билет» бөтенроссия проекты «Мои горизонты» конкурсын башлап җибәрде. Җиңүчеләр һөнәри һәм иҗади үсеш өчен 20 меңнән 100 мең сумга кадәр грант алачак.

Яшел Үзән районында гомуми белем бирү системасының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

1 ноября 2024 года Министерством образования и науки Республики Татарстан совместно с Управлением образованием Зеленодольского района на базе Лицея имени В.В.Карпова села Осиново Зеленодольского района проведено республиканское совещание по актуальным вопросам системы общего образования под председательством заместителя министра образования и науки Республики Татарстан Минзалии Закировой

2024 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе белән берлектә, Яшел Үзән районының Осиново авылында В. В. Карпов исемендәге лицей базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова рәислегендә гомуми белем бирү системасының актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе уздырды.

«Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча укуны тәмамлау

2024 елның 14 октябреннән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы тарафыннан «Педагог-китапханәче: белем бирүне тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча йомгаклау сессиясе үткәрелде.

Татарстан Республикасының «Остазлар лигасы»

2024 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасының «Остазлар лигасы» семинары узды. Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырды.

Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының яшь педагоглары өчен "Яшь педагог-киләчәк укытучысы" интенсивы

30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Казанда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының яшь педагоглары өчен интенсив узды. Чара Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Казан мәгариф идарәсенең Мәгълүмати-методик бүлегенең Укыту-методик секторы белән берлектә оештырылды.

Балалар музыка мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучылары өчен «Музыка коралларында уйнауны укытуның методик аспектлары: системалы якын килү» курсларын тәмамлау

2024 елның 23-31 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе) «Музыкаль инструментларда уйнауны укытуның методик аспектлары: системалы якын килү» өстәмә һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү курсларын уңышлы уздырды (кураторы – лаборотория мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Г.Р. Мортазина).

 

«Мәктәп белән нәтиҗәле идарә итү: хокукый нигезләр; проект методы» республика семинары

2024 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 2 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Чистай районы гомуми белем бирү учреждениеләренең җитәкче хезмәткәрләре өчен «Мәктәп белән нәтиҗәле идарә итү: хокукый нигезләр; проект методы» республика семинарын үткәрде.

Корпоратив тренинг

2024 елның 28-29 октябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Мостафа Онджель исемендәге лицей-интернат педагоглары өчен ике көнлек тренинг программасы оештырылды.

Pages