Иннополиста физика-математика белемен үстерү векторларын билгеләделәр
Иннополисның мәгариф кластерында «Физика-математика проекты» кысаларында иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча республика семинары үткәрелде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм КФУ тарафыннан Югары Ослан районы мәгариф бүлеге ярдәмендә оештырылган чарада укытучылар, методистлар, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, алдынгы югары уку йортлары һәм технологик компанияләр вәкилләре катнашты.












