• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Яңартылган ФДБС һәм ФТГББП шартларында туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары» темасына РФ субъектлары белем бирү эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары өчен методик вебинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 30 декабрендәге под-2345/22 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биреме нигезендә, 2023 елның 22 октябрендә, яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль төп гомуми белем бирү программалары шартларында туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары» темасы буенча Россия Федерациясе субъектлары мәгарифе эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары өчен методик вебинар үткәрелде.

Гыйльми совет утырышы

3 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми совет утырышы узды, аны традицион рәвештә Гыйльми совет рәисе, ректор Л.Н.Ногманова ачты.
Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, Гыйльми совет әгъзасы И.Г. Һадиуллин катнашты. Министр утырышта катнашучыларны сәламләде, министрлык һәм институтның агымдагы уку елындагы уртак бурычлары һәм эш перспективалары турында сөйләде, шулай ук барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады.

«500+» федераль проекты кысаларында түгәрәк өстәл

3 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «500+» федераль проектында катнашучы ТР белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән «Укучыларның түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәп педагоглары диагностикасы нәтиҗәләре буенча индивидуаль үсеш планнарын формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл оештырды һәм үткәрде.

Педагогик хезмәт ветераннары белән традицион очрашу

2 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Укытучылар көне алдыннан ветеран-педагоглар белән традицион бәйрәм очрашуы узды.
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Безнең институт һәрвакыт үзенең педагоглары, укытучылары, методистлары белән дан тотты.

«Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре»өстәмә һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укуның 4 сессиясе тәмамлануы

2023 елның 18-30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча 4 сессия үткәрелде.

«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсы

2023 елның 28 сентябрендә «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсының финалы тантаналы рәвештә ачылды. Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә.
Конкурсның көндезге сынаулары 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә уза. Беренче тур – ачык дәрес. Финалга чыгучыларның барысы да ике көн дәвамында мәктәпләрнең берсендә фән буенча дәресләр үткәрә.

Рус музее белән ачык лекцияләр циклы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» предмет өлкәсе педагоглары өчен Рус дәүләт музее белән ачык лекцияләр циклы дәвам итте.
2023 елның 29 сентябрендә институт стеналарында онлайн режимда педагогларның Рус музееның «Россия музей педагогикасы һәм иҗади инициативалар үзәге» хезмәте башлыгы, профессор, педагогика фәннәре докторы Борис Андреевич Столяров белән очрашуы узды.

«Функциональ грамоталылыкны формалаштыру процессында предметара хезмәттәшлекне оештыру» семинары

2023 елның 4 октябрендә 14.00 сәгатьтә функциональ грамоталылыкны формалаштыру процессында предметара хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре буенча республика семинары (вебинар) оештырылачак.

Чара Яндекс.Телемост платформасында узачак.

Pages