Төбәкара фәнни-гамәли конференция
2022 елның 28-29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы, «Технология» фән өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модуль принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы, «Өстәмә һөнәри белем бирү процессы цифрлы трансформациясенең педагогик шартлары» эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында үткәрелә.












